Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Общество

Кама Аланы бистә китапханәсенә яңа китаплар килде

Кама Аланы бистә китапханәсенә яңа китаплар килде. Бу китаплар рус hәм татар телләрендә, төрле бүлекләргә кертелгәннәр. Мәсәлән: әдәби, тарихи, сәнгать hәм башка бүлекләр. Бистәдә әдәби китапларны укучылар күп. Алар игътибарына Вакыйф Нуруллинның "Яшьнәп үткән яшьлек" әсәренең яңа басмасын тәкъдим итәргә була. Бу җыентыгына язучының укучыларга билгеле әсәрләре "Шинельсез солдатлар", "Күпер...

Кама Аланы бистә китапханәсенә яңа китаплар килде. Бу китаплар рус hәм татар телләрендә, төрле бүлекләргә кертелгәннәр. Мәсәлән: әдәби, тарихи, сәнгать hәм башка бүлекләр. Бистәдә әдәби китапларны укучылар күп. Алар игътибарына Вакыйф Нуруллинның "Яшьнәп үткән яшьлек" әсәренең яңа басмасын тәкъдим итәргә була. Бу җыентыгына язучының укучыларга билгеле әсәрләре "Шинельсез солдатлар", "Күпер чыкканда", "Яшьнәп үткән яшьлек" повестьлары туплап бирелгән. Шулай ук Габделхәй Сабитовның "Ай сукмагы" дип исемләнгән хикәяләр, пьесалар китабы килде. Бу тупланмага Г.Сабитовның өлкәннәргә hәм балаларга аталган, халыкчан матур тел белән кызыклы, табигый сюжетларга корылып язылган хикәяләре, пьесалары кертелгән. Түбән Кама шәhәрендә яшәп иҗат итүче үзенчәлекле каләм иясе Нурзия Мирхазовага аерым тукталасы килә. Якташыбызның "Уяну" дип аталган повесть, хикәяләр, драма әсәрләре, публицистик язмалары җыентыгы килде. Бу китапта язучының соңгы елларгда иҗат ителгән әсәрләре тупланган.

Поэзия яратучыларга да шактый күп яңалыклар тәкъдим итәбез. Алар арасында Хәниф Хөснуллиннның "Ялгыз капка", Шәүкәт Галиевның "Сиңа әйтер сүзем бар", Әнәс Хәсәновның "Узыгыз күңел түремә" дип аталган җыентыклар бар. Бу тупланмаларда төрле темаларга: сөю-ярату, кайгыру-әрнү, шатлану-җилкенү нәтиҗәсендә җан тирбәнүләреннән туган матур-матур шигырь hәм җырлар күңел түребезгә утеп керә.

Белгәнебезчә әдәбият hәм сәнгать арасында hәрвакыт бер-берсен баетып торучы бәйләнеш булган, бар hәм булачак та. Бу нисбәттән китапханәгә килгән бер китап турында әйтеп китәсе килә. Аның исеме "Пейзаж hәм лирика". Шагыйрь Ренат Харис шигырьләре hәм аларның тәрҗемәләре рәссам Фәрит Суюров пастельләре фонында укый, hәм уку барышында шигырьләрнең дә рәсемнәрнең дә яңа серләре ачыла, күркәмлекләре арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев