Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Общество

Кеше ышанмаслык, ләкин бу-чынбарлык!

Барыбызга да билгеле, безнең илдә һәм җөмһүриятебездә ришвәтчелек белән ныклы көрәш алып барыла. Нәрсә генә уйлап тапмыйлар кеше әйберсенә кызыгучылар, хәтта аларның "талантына" галимнәр дә шаккатырлар иде! Ләкин алар кайчан да булса барыбер закон каршында җавап бирәчәкләренә иманыбыз камил. Бу чынбарлыкны Түбән Кама муниципаль районы эчке эшләр министрлыгының пресс-служба бүлеге...

Барыбызга да билгеле, безнең илдә һәм җөмһүриятебездә ришвәтчелек белән ныклы көрәш алып барыла. Нәрсә генә уйлап тапмыйлар кеше әйберсенә кызыгучылар, хәтта аларның "талантына" галимнәр дә шаккатырлар иде! Ләкин алар кайчан да булса барыбер закон каршында җавап бирәчәкләренә иманыбыз камил.

Бу чынбарлыкны Түбән Кама муниципаль районы эчке эшләр министрлыгының пресс-служба бүлеге хезмәткәре Булат Набиуллин да хуплый. Аның әйтүенчә, отчет вакытын карасак, ришвәтчелек буенча закон бозучылар саны 35% , ә саннар белән әйткәндә, ришвәтчелек 20дән 13кә кимеде. Мәсәлән, кеше әйберсенә хуҗа булу очраклары белән җинаятьләр саны 81,3%, тәшкил итә, ә саннар буенча закон бозу очраклары 16дан 3кә кими. Бу күренеш (2014 ел белән чагыштырсак) 2015 елда күп хадисәле җинаятьләр булмау белән бәйле. Шуны ассызыклап үтик, ришвәтчелек буенча закон бозучыларны җаваплылыкка тарту үткән елга караганда, 2015 елда 25% артты, җинаятьләр саны 4тән 5кә артты. Моңа дәлил булып бюджет өлкәсендә ачылган җинаятьләр фабуласын карап үтик:

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 12 нче урта белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе мәктәп директоры Р.И.Султановка карата 06.03.2015елда ст.160 ч. 3 УК РФ, 285 ч. 1 УК РФ, 159.2 ч. 3 УК РФ җинаять эше ачыла, Р.И.Султанов үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, аңлы рәвештә, эш ихтыяҗларын читкә кагып, бу мәктәптә бер көн эшләмәгән үзенең кызы Г.Р.Билаловага йөклелек, бала туу, 1,5 яшькә кадәр бала карау очрагы белән бер генә тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм бирү турында фәрман чыгара. Бу фәрман һәм башка документлар 11 нче Дәүләт Региональ соцстрах фондының филиалы учреждениесенә тапшырыла. Бу документлар буенча карасак, Г.Р.Билаловага 62459 сум 77 тиен акча түләнгән. Бу җинаять дәүләт һәм җәмгыять өчен нинди зыян китерүен сөйләп торасы түгелдер.

Моннан тыш, Р.И. Султанов 2010 елның 15 апреленнән 2011 елның 21 июньгә кадәр, аңлы рәвештә, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, методик эшләрне һәм түләүле хезмәт күрсәтүче төркемнәрне яхшы оештырган өчен үзенә акчалата премия түләргә дигән фәрман чыгара. Бу аның мәктәп һәм, шулай ук, Түбән Кама муниципаль район бюджетына 9820 сумлык зыян китерүен дәлилли.

04.04.2015 ел ст.160 ч. 3 УК РФ шул ук Р.И.Султановка карата җинаять эше ачыла: ул 12 нче мәктәптә аңлы рәвештә, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, акчалата премия бирү турында фәрманнар чыгара, ә коллегалары аңа шул мәктәп бюджетыннан алынган премиядән күпмедер өлешен директорга кире бирергә тиеш булалар.

2015 елда отчет вакытында судка мондый берничә җинаять эше җибәрелә:

- Түбән Кама шәһәренең бердәм заказ бирү буенча дирекциясенең территориаль жәмгыять белән үзидарә итү эше буенча диретор урынбасары А.А.Хуҗиевка карата ст. 159 ч. 4 УК РФ, ст. 285 ч. 1 УК РФ буенча җинаять эше ачыла: ул шәхси эшмәкәрләр белән ялган килешүләр төзеп, 11000000 сумга якын бюджет акчасын үзенең кесәсенә сала. Бу җинаять эше 9 айга якын карала. Судка 2015 елның 5 мартында тапшырыла.

- ст. 201 ч. 1 УК РФ, ст. 160 ч. 3 УК РФ буенча Түбән Кама шәһәренең "Бердәм санау үзәге" директоры И.С. Султангареевага карата җинаять эше ачыла: ул аңлы рәвештә, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, акчалата премия бирү турында фәрманнар чыгара. Бюджетка 25000000 сумга якын зыян китерелә

Хөрмәтле дуслар, әгәр дә берәр төрле ришвәтчелек буенча закон бозу хәлләрен күзалласагыз, сез Түбән Кама муниципаль районы эчке эшләр министрлыгының пресс-служба бүлегенә бирелгән телефон номерлары буенча хәбәр итә аласыз: +79172910202; (88555)492626 и (88555)492467). Электрон адреслар: bulatn0202@mail.ru и bulatn0202@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X