Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Общество

Мәдәният учагы яңа төсләр белән яктыртылды

Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәренең мәдәният үзәге булып торган дәүләт драма театры чыгышы ягыннан яшьләр өчен 1989 нчы елда оештырылган кечкенә генә эксперименталь татар театр студиясе белән бәйле икәненә ышанып та булмый. Ул башлангыч этапта ОАО "Нефтехим" компаниясенең генераль директоры ярдәме белән эшчәнлеген башлап җибәрә. 1994 нче елда театр Шәһәр...

Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәренең мәдәният үзәге булып торган дәүләт драма театры чыгышы ягыннан яшьләр өчен 1989 нчы елда оештырылган кечкенә генә эксперименталь татар театр студиясе белән бәйле икәненә ышанып та булмый. Ул башлангыч этапта ОАО "Нефтехим" компаниясенең генераль директоры ярдәме белән эшчәнлеген башлап җибәрә. 1994 нче елда театр Шәһәр мәдәният идарәсе карамагы астына күчә

һәм шәһәр татар яшьләр театры статусы ала. Өч елдан соң драма театрына үзгәртелә, ә инде ун елдан татар дәүләт театры исемен горур йөртә башлый. Ләкин бу "театр уңышлары баскычыннан" шулай тиз югары күтәрелүе тиешле хәл булып тамашачыга гына күренер. Ә менә театрның беренче көннәреннән үк эшләп килгән театр студиясенең художество җитәкчесе Татарстан Республикасының халык артисты, Атказанган сәнгать эшлеклесе Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты баш режиссер Рөстәм Галиевка, ОАО "Нефтехим" компаниясенең генераль директоры Г.З.Сәхәповка, Татарстан Республикасының атказанган артисты А.Богатыревка һәм театр труппасының беренче артистларына эшне башлап җибәрүе бер дә җиңел булмый.

Үзенең эшли башлавыннан бирле труппа тамашачылары каршында инде алтмыштан артык чыгышлар ясый. Бу исемлектә татар, рус һәм чит илләр классикларының әсәрләре буенча куелган спектакльләр бик күп. Шулар арасында аерым игътибарга лаек булган М.Кәримнең "Кыз урлау", "Ай тотылган төндә", Һ.Такташның " Җир уллары трагедиясе", Г.Исхакыйның "Өч хатын белән тормыш", К.Тинчуринның "Ил", И.Юзеевның "Соңгы төн", Н.Гыйматдинованың "Бүре каны", М.Гыйләҗевнең "Яра", О.Хәйямның "Үзем белән үзем" , А.Ивановның "Гөнаһлы мәхәббәт өрәге", Т.Миннуллинның "Яшьлек белән очрашу", "Нәзер", Р.Галиевның "Кадер кичәсе", Ч.Айтматовның "Анам кыры" һәм башка спектакльләр безне мәрхәмәт, шәфкать турында уйланырга өндиләр, геройларның язмышларын йөрәкләребез аша уздырып, җан әрнүләре аша күңелләребезне чистартуда ярдәм итәләр.

Театрның беренче чыгышы Туфан Миннуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә" исемле пьесасының «Кызлар кызык итәләр» дигән музыкаль комедиясе (режиссер - Рөстәм Галиев) булуы үзенә бер символ булып тора. 2012 нче елдан бирле күренекле татар драматургы, публицист, прозаик һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемен йөртүгә театрның лаек булуы үзе бер күрсәткеч бит. 2015 нче елның 16 октябрендә Т.Миңнуллинның 80-еллыгына багышланган юбилей чарасында Түбән Кама шәһәренең муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә эшләгән күренекле эшлеклеләр катнашында театрда Т.Миңнуллин истәлегенә аның бюстын ачу тантанасы уздырылды. Бу кичәдә, әлбәттә, Т.Миңнуллин һәм театр эшчәнлеге турында бик күп җылы сүзләр әйтелде.

"Труппага татар халкының бөек кешеләренең берсе булган Туфан ага Миңнуллин исеме бирелүе безнең өчен бик кадерле дә, җаваплы да. Туфан абыйның якты йөзен бар тамашачы да күрә алсын өчен бюст театр бинасының икенче катында фойеда урнаштырылды. Аның авторы - сәнгать өлкәләрендә танылган Винера Абдуллина. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең Художество Академиясенең гипс белән формалау һөнәрханәсе художество җитәкчесе - аның бу мактаулы исемнәре зур хөрмәткә лаек. Винера Абдуллинаның Казан шәһәренең милли мәдәният музеена куелган, Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала кебек зур шәһәрләрнең урамнарында, биналарында һәм шәхси тупланмаларда булган хезмәтләре - барысы да белгечләрнең генә түгел, ә инде барлык гади кешеләрнең күңелләрендә эз калдырырлык гүзәл әсәрләр. «Кайда икән алар» дип аталган искә алу кичәсе белән дәвам ителгән Т.Миңнуллинның 80-еллыгына багышланган юбилей чарасында безнең җөмһүриятебезнең һәм Башкортостанның театр коллективлары чыгышлар ясадылар. Ә Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин драматург Мансур Гыйләҗевка татар театры тарихында беренче булган Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының язучылар берлеге карары белән чыгарылган Туфан Миңнуллин исемендәге премиясен тантаналы рәвештә тапшырды",- дип сөйли тамашачы буенча җитәкче урынбасары Рәзилә Насыйбуллина.

Театрның үз гомерендә 500 меңнән артык тамашачыны кабул итә. Ә Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Рәсәй, Төркия шәһәрләрендә узган чыгышларын тамашачылар җылы алкышлар белән каршылыйлар. Труппаның төрле театр фестивальләрендә катнашкан күпсанлы дипломнары тагын бер кат театрның үсеш дәрәҗәсен дәлилли.

"Жанр төрлелеге (2006 нчы елда оештырылган курчак спектакльләре труппасы шушы елларда зур уңышларга иреште!), күпсанлы чыгышлар исемлеге һәм инде, әлбәттә, талантлы коллективыбыз бүгенге егерме алтынчы сезонда да зур уңышларга ирешүебезгә ныклы ышаныч бирә. Һәм инде, һичшиксез, без халкыбызның талантлы драматургы Туфан ага Миңнуллин әсәрләре белән тамашачыбызны тагын да куандырырбыз дип өметләнәм ", - дип дәвам итә Рәзилә Насыйм кызы.

Һәм тагын бер куанычлы яңалык: рус телле тамашачылар өчен дә безнең театрыбыздагы чыгышлардан ләззәт алыр өчен уңайлыклар тудырылган. Бер үк вакытта тәрҗемә ителеп барылган текст аша тамашачы

телебезнең аһәңен, моңлылыгын тоеп, артистларыбызның уенын күзаллый алалар.

Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге дәүләт драма театрына иҗади уңышлар, рәхмәтле тамашачылар һәм үз эшләреннән канәгатьле булып, театрның, мәдәниятның халык өчен мөһимлеген тоеп иҗат итүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев