Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Общество

Йөрәктәге ышаныч белән җылы күрешү

Түбән Кама мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының мөселман дин әһелләре идарәсенең чираттагы күчмә пленумы узды. Очрашуга Татарстанның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җөмһүриятебезнең барлык мөселман руханилары җыелды. Пленумда мөхтәсибәтнең, Татарстан Республикасының мөселман дин әһелләре идарәсенең эшчәнлеге белән бәйле күп сораулар күтәрелде. Күп кенә күренекле зыялылар һәм төрле фәннәр өлкәсе хезмәткәрләре чыгышлар ясадылар....

Түбән Кама мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының мөселман дин әһелләре идарәсенең чираттагы күчмә пленумы узды. Очрашуга Татарстанның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җөмһүриятебезнең барлык мөселман руханилары җыелды. Пленумда мөхтәсибәтнең, Татарстан Республикасының мөселман дин әһелләре идарәсенең эшчәнлеге белән бәйле күп сораулар күтәрелде. Күп кенә күренекле зыялылар һәм төрле фәннәр өлкәсе хезмәткәрләре чыгышлар ясадылар. Шулар арасында Татарстан Республикасының мөселман дин әһелләре идарәсенең галимнәр берлеге әгъзасы, КИУның гуманитар фәннәр кафедрасы җитәкчесе Дамир хәзрәт Шәгәвиев, Татарстан Республикасының мөселман дин әһелләре идарәсенең галимнәр берлеге әгъзасы, РИУның ислам хокукы кафедрасының өлкән укытучысы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, "Хәләл" стандарты буенча берләшмә җитәкчесе Марат хәзрәт Низамов, Бөтендөнья Коръән хафизлары әзерләү оешмасы вәкиле Хәсән шейх әл-Хәдия (Мисыр) булуы бу күрешүнең югары дәрәҗәдә үткәнен тагын бер кат дәлилли. Кунаклар утырышта катнашудан башка тагын Түбән Кама шәһәр мәчетен һәм "Ихсан" күмү йолаларын башкару үзәгендә булып уздылар.

Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты: "Катнашучыларның тәэсирләре буенча, күрешү дусларча атмосферада узды, барлык катнашучылар күңелләрендә эз калдырырлык үзләренә файда һәм җан тынычлыгы ала алдылар,"- дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев