Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Кама утлары

Ак күгәрченнәр белән...

Туган ил, Ватан , тынычлык... Кеше өчен туган илнең кыйммәте нәрсәдә? Бөек язучы М. Шолохов: "Туган ана кебек безне ашаткан, эчерткән илне ярату - һәркемнең изге бурычы,"- дип язды. Без туган илгә мәхәббәтне ничек күзаллыйбыз соң? Кем ул патриот? Патриот нинди булырга тиеш? Тыныч тормышта патриот булу нидән гыйбәрәт? Туган-үскән...

Туган ил, Ватан , тынычлык...

Кеше өчен туган илнең кыйммәте нәрсәдә?

Бөек язучы М. Шолохов: "Туган ана кебек безне ашаткан, эчерткән илне ярату - һәркемнең изге бурычы,"- дип язды. Без туган илгә мәхәббәтне ничек күзаллыйбыз соң?

Кем ул патриот? Патриот нинди булырга тиеш? Тыныч тормышта патриот булу нидән гыйбәрәт?

Туган-үскән ягына, туган җиренә мәхәббәт һәркемнең йөрәк түрендә урнашкан. Борынгы заманнардан ук бу мәхәббәт кешеләрнең, үз гомерләрен аямыйча, туган илен якларга әзер булуында чагыла. Илебезнең тарихына күз салсак, без моңа бик күп дәлилләр дә табарбыз.

Һәр кешенең үз Ватаны, халкы, милләтенең бәхете өчен тырышуы, дәүләт кануннарына һәм әмерләренә буйсынуы, армия сафларында хезмәт итүе - болар барысы да безнең туган илебез тынычлыгы өчен үтәлергә тиешле җаваплы вазифалар.

Узган атнаның сишәмбе көнендә барлык мәктәпләрдә дә тынычлык темасына багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Бу дәресләрдә балаларга бүгенге тыныч тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның бәясен төшенергә ярдәм иттек, сугыш һәм тыл батырларына карата хөрмәт, ватанны ярату хисләре тәрбияләдек.

Ширәмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф сәгатьләре тәмамланганнан соң барлык укучылар да мәктәпнең спорт залына җыелдылар. Барысының да кулларында ак тынычлык күгәрченнәре иде. Бу күгәрченнәрне алдагы көндә укучылар үз куллары белән ясадылар. Ватаныбыз, туган йортыбыз, туганнарыбыз тынычлыкта яшәсен өчен, илдә яшәүче һәр кеше көненең һәр минутын тыныч үткәрсен өчен, балаларның шат көлү авазлары яңгырап торсын өчен, әниләр сабыйлары елмаюына куансын өчен һәр кеше сау- сәламәт булырга тиеш, моны барыбыз да белә. Ватанны саклауга әзер булу - һәр кешенең иң төп әхлак сыйфатларыннан берсе ул. Шуңа күрә, чараның йомгаклау өлеше итеп " Тынычлык сәгатенә" багышлап флэшмоб үтте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев