Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Кама утлары

БАЛАЧАКНЫҢ ШАТ АВАЗЛАРЫ ТЫНМАСЫН

Балачак - кеше тормышының иң бәхетле, серле мизгеле. Балалар шул чорны гомерләре буена хәтер сандыкларында сакласыннар өчен, өлкәннәр, мәгариф учреждениеләре ел әйләнәсендә аларның җәйге ялын оештыру белән шөгыльләнә. Җәйге каникулларга таралуга, балалар төрлесе төрле якка - кемдер авылга әби-бабасына, ә кемдер ял лагерьларына юл ала. Күп кенә лагерьлар үзләренең эшчәнлекләрен...

Балачак - кеше тормышының иң бәхетле, серле мизгеле. Балалар шул чорны гомерләре буена хәтер сандыкларында сакласыннар өчен, өлкәннәр, мәгариф учреждениеләре ел әйләнәсендә аларның җәйге ялын оештыру белән шөгыльләнә. Җәйге каникулларга таралуга, балалар төрлесе төрле якка - кемдер авылга әби-бабасына, ә кемдер ял лагерьларына юл ала. Күп кенә лагерьлар үзләренең эшчәнлекләрен 1 июньнән башлап җибәрделәр. Бу юкка түгел, чөнки 1 июнь - Балаларны яклау көне.

Быел да 1-2 нче мәктәпләрдә лагерьлар оешты. Аларда барлыгы 217 бала ял итәчәк. Унсигез көнлек лагерь өчен ата-аналар бары 450 сум түлиләр. Ә аз тәэмин ителгән, күп балалы гаилә балалары бушлай ял итәләр. Әйтергә кирәк, уку елы аларны талчыктырса да, мәктәп каршында эшләүче лагерьларга балалар бик теләп йөриләр. Җәйгә керү белән укытучы һөнәрен тәрбиячегә алмаштырган апалары программаны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп төзиләр. Иртәнге сәгать тугыздан алып өчкә кадәрге вакыт эчендә балалар спорт белән дә шөгыльләнәчәкләр, парта артында утырулар артта калса да, интеллектуаль уеннарда катнашып, зиһеннәрен эшләтеп алачаклар. Быелгы ел Республикада Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак үткәнлектән, балаларга табигатьне саклауга багышланган тәрбияви конкурсларда белемнәрен дә тикшереп карарга туры киләчәк, төрле темаларга кроссвордлар да чишәчәкләр, шулай ук рәсем, җыр-бию конкурсларында талантларын күрсәтә алачаклар. Бер сүз белән әйтсәк, файдалы да, күңелле дә ял көтә балаларны.

Быел беренче мәртәбә "Батыр" спорт мәктәбе дә 1 июньнән ял лагере ачып җибәрде. Анда барлыгы 70ләп яшь спортчы ял итәчәк. Июньнең 27сенә кадәр дәвам итәчәк лагерьда ял итүчеләр өчен тренер-тәрбиячеләр төрле спорт ярышлары, "Күңелле стартлар", палаткалар белән табигать кочагына сәяхәтләр һәм башка кызыклы чаралар әзерләгәннәр. Моннан кала, аларны "Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтаж көллияте"нең Кама Аланы филиалы пешекчеләре көненә ике мәртәбә тәмле ризыклар пешереп сыйлаячаклар. Ата-аналар бу рәхәтлек өчен бары 1 мең сум акча түлиләр. Иң мөһиме - ата-ананың эш вакытында баласы өчен җаны тыныч булачак һәм балалар спорт белән шөгыльләнеп, физик яктан чыныгачаклар.

Һәр елдагыча дин йортларында да мөселман һәм христиан лагерьлары оештырылачак, алар июнь ахырларында эшчәнлекләрен башлап җибәрәчәкләр. Кама Аланы мәчете имам хатыйбы Әбделхәким хәзрәт үсеп килүче буын өчен шундый ял итү мөмкинлеге тудыра алганнарына шат булуын белдерде. Дөрес, бу лагерьлар башкаларыннан дин дәресләре үткәрү белән аерылып тора. Балалар ял программасыннан бик канәгать, чөнки монда аларга бик ошый. Урамдагы ямьсез күренешләр корбаны булганчы, монда сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтелгән дини укуларда белем туплап, спорт белән шөгыльләнеп, табигать кочагына экскурсияләргә чыгып, аның матурлыгына хозурлану, милләтебезгә карата хөрмәт, горурлык тәрбияләүче сабантуйлар үткәреп, фикерләү сәләтен үстерүче шахмат-шашка уеннарында катнашып, пешекчеләр әзерләгән ризыклар белән сыйланып көнеңне үткәрү сәламәтлегеңне ныгытып кына калмый, ә рухи байлык та тәрбияли. Бүгенге катлаулы тормышта бу бик мөһим. Әлеге матур эш дәвамлы булып, уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанасы килә. Тәүфыйклы, белемле, үз сүзендә тора торган, тырыш, булдыклы, телен, халкын сөюче балалар тәрбияләсәк, тормышыбыз тыныч, матур һәм шатлыклы булыр.

Ел буена инә белән кою казуга тиң белем туплаганнан соң мондый яллар бик файдалы, әлбәттә. Ул мизгелләр балалар күңелендә яхшы хатирә булып озак сакланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев