Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Кама утлары

Илле биш ел бергә!

Поселогыбызда озын гомер итүче үрнәк гаиләләрне юбилейлары белән тәбрикләү матур гадәткә әверелде. Табигать яшәргән, тирә-як ямьле яз исенә күмелгән чагында Кама Аланында яшәүче Флера апа белән Әхнәф абый Хаппановларның өйләнешеп, матур гомер кичергәннәренә 55 ел тулды. Юбилярларны Кама Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Павлов исеменнән, ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече...

Поселогыбызда озын гомер итүче үрнәк гаиләләрне юбилейлары белән тәбрикләү матур гадәткә әверелде. Табигать яшәргән, тирә-як ямьле яз исенә күмелгән чагында Кама Аланында яшәүче Флера апа белән Әхнәф абый Хаппановларның өйләнешеп, матур гомер кичергәннәренә 55 ел тулды. Юбилярларны Кама Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Павлов исеменнән, ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфия Хаппанова котлауларны ирештереп, Рәхмәт хаты тапшырды.

Бу искиткеч гаиләдә эчкерсез, тыйнак кешеләр белән сөйләшеп утыру минем өчен икеләтә бәйрәм булды. Кайчак елмаеп, кайчак моңсу күзләрен яшерә-яшерә Хаппановлар ерак үткәндә калган яшь мәхәббәтләренең бөреләре әле ачылып кына килгән чакларын исләренә төшерделәр. Ул көннәр аларның күңелендә якты хатирә булып мәңгегә уелып калган. Бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре, хөрмәтләре сүзсез дә аңлашылып тора. Аларга карыйсың да үзеннән-үзе башка бер уй килә: бәхетле картлык, тигез картлык, тыныч картлык. Аларның иң зур байлыклары - тырыш хезмәт белән корган тормышлары, горурланып, авыз тутырып сөйли алырлык балалары, оныклары бар. Гомерләрен хезмәткә багышлап, булганына шөкерана итеп, бөтен мәхәббәтләрен балаларына, оныкларына биреп, бер-берсенең кадерен белеп, әнә шулай тыныч кына гомер итеп яталар.

Ә бит аларга да балачак-яшьлекләрендә күп авырлыклар кичерергә туры килгән. Флера апа Азнакай шәһәрендә, ә Әхнәф абый Татшуган авылында күп балалы гаиләдә ачлык-ялангачлыкны үз иңнәрендә татып үскән балалар. Әхнәф абый: "Армиядә чагында гына тамак туйганчы ашау бәхетенә ирештем, шунлыктан минем аннан кайтасым да килмәде", - дип искә төшерә ул елларны. Ә Флера апа белән алар икесе дә нефть табу оешмасында эшләгәндә кичке уенлыкта очрашалар. Әхнәф абыйга 23 яшь, Флера апага нибары 19 яшь чакта бу ике яшь җилкенчәкнең йөрәкләренә мәхәббәт очкын сала. Флера апа хәтер йомгагын сүтеп: "Ул шундый тыныч холыклы, тәртипле булуы белән мине үзенә каратты", - дип елмая. Бер ел дигәндә ике яшь йөрәк арасында кабынган мәхәббәт уты бергә кушылып, гаилә тормышын эш урыннарыннан бирелгән кечкенә генә бер бүлмәле фатирда башлап җибәрәләр. Шунда аларның бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре Мансур белән Алмас туа. Гаилә, тормыш мәшәкате белән балаларның буйга җиткәне сизелми дә: улларына яхшы тәрбия биреп, белемле, игелекле итеп үстерәләр, гомер буена эшләрендә дә җитәкчелекнең, хезмәттәшләренең тирән ихтирамын, олы хөрмәтен яулап яши алар. Ә картлык көннәрендә балаларга якын булу теләге белән Кама Аланына килеп яши башлауларына да инде байтак еллар узган.

Гомер көзләренә бергәләшеп керү, кара-каршы утырып чөкердәшеп чәйләр эчүе генә дә ни тора! Моннан кала, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның җылысын, кайгыртуын тоеп яшәү үзе бәхетле картлык түгелмени! Һәр мизгелдә бер-берсенә кирәк булып, кайгыда да, шатлыкта да җан җылысын тоеп яши белгән Флера апа белән Әхнәф абыйга киләчәктә дә сау-сәламәт булып озын гомерләр насыйп булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X