Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Кама утлары

Ял паркы

Күптән түгел генә Түбән Камада парк һәм скверлар елы кысаларында төзекләндерелгән Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук бу көнне биредә яңартылган үзәк китапханә дә үз эшен башлап җибәрде. Үзем татар теле һәм...

Күптән түгел генә Түбән Камада парк һәм скверлар елы кысаларында төзекләндерелгән Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук бу көнне биредә яңартылган үзәк китапханә дә үз эшен башлап җибәрде.

Үзем татар теле һәм әдәбияты укытучысы булганлытан, мин бу паркка бармый кала алмадым. Халыкта, балаларда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына, халкыбызның тормыш - көнкүрешенә ихтирам, мәхәббәт уятуның башы менә шунда инде, дигән фикер уятты минем бу сәяхәтем. Бу минем генә фикерем түгел, әлбәттә.

Ширәмәт урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдиева Ризидә оныгы Азат белән шушы паркта рәхәтләнеп күңел ачып кайтканнар.

Сәхнәдә Түбән Кама "Яшь тамашачылар театры" актерлары көче белән бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әсәрләре театрләштерелгән булган. Шунда безнең Азатыбыз актер да булып алган әле, приз да алып кайткан.

Ширәмәт мәктәбенең 6 сыйныфында укучы кызыбыз Диана да парк турында бик тәэсирләнеп сөйли:

- Без Ширәмәт авылына күченеп кайтканчы Түбән Камада нәкъ шушы парк каршында гына яшәгән идек, ләкин әле ул вакытта аңа ремонт ясалмаган иде әле Ә хәзер анда шундый матур, шундый күңелле. Бигрәк тә кич белән гадәти булмаган яктырткычлар кабынгач матурлыкны күрсәгез! Әйтеп бетергесез. Ә инде Тукай әкиятләре геройлары турында әйтәсе дә түгел!

Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында республикада барлыгы 143 парк һәм сквер төзекләндерелергә тиеш. Аларның 75 ен яңадан төзү, ә 68 енә капиталь ремонт ясау күздә тотыла. "Парк һәм скверлар" программасы өчен бүлеп бирелгән акча күләме исә 1 миллиард сум тәшкил итә.

Бу парк үзенең һәр кешегә яхшы ял итү урыны булуы белән аерылып тора. Аның проекты Түбән Кама архитекторлары тарафыннан махсус рәвештә әзерләнгән. Беренче булып биредә фонтан калкып чыккан, парк буйлап Габдулла Тукай әсәрләре геройларының скульптуралары урнаштырылган. Хәзер биредә өч уникаль татар ишегалды да бар. Матур утыргычлар, чәчәк түтәлләре, гадәти булмаган яктырткычлар паркка өстәмә ямь бирә. Яшьләр исә биредә бушлай Wi-Fi челтәреннән файдалана ала. Теләге булганнарга велосипед, самокат һәм роликларны прокатка алу мөмкинлеге тудырылган. Музыка турында аерым әйтеп китү урынлы булыр. Биредә салмак көйләрдән тыш, төрле әдәби һәм поэтик әсәрләрне дә ишетергә мөмкин.

Парк янында гына китапханә дә урнашкан һәм ул да шулай ук Габдулла Тукай исемен йөртә. Аны төзекләндерү өчен бюджеттан барлыгы 9 миллион сум акча бүлеп бирелгән икән. "Хәзерге вакытта бирегә йөрүче укучылар саны 9 меңнән дә артып китә" -диләр китапханәчеләр. Китап фонды исә 35 мең китапны берләштерә. Биредә уку залларыннан тыш, әдәби кафе, иҗади остаханә һәм балалар бүлмәсе дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев