Посинформ

Минем сөйгән Татарстаным

Нәрсә ул Туган ил? Ул - синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул - синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул - синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез - Татарстан Республикасы. Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып...

Нәрсә ул Туган ил? Ул - синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул - синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул - синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез - Татарстан Республикасы.

Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар. Аның мәйданы 68 мең квадрат километр. Европаның Татарстан аша узган иң зур елгалары - Идел, Чулман илебез картасында зәңгәр билбау кебек. Алар буйлап зур-зур корабларда күп диңгезләргә барып җитеп була. Ә боргаланып-боргаланып, бу матур җирләрне тагын бер кат күреп калыйк әле дип, кире кайта-кайта агучы кечерәк елга, инешләрнең саны бик күп.

Безнең Татарстаныбызның яз дисәң - чын язы, җәй дисәң - чын җәе, көз дисәң - чын көзе, кыш дисәң - чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә - кышны. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай әйтмешли, һавабыз шундый:

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Татарстан - ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан - илебезнең башкаласы.

"И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!"- дигән бөек шагыйребез Габдулла Тукай.

Шәһәргә кайчан нигез салынган, аның исеме кайдан килеп чыккан? Әле боларның барысы да табышмак булып кына кала бирә. Нишлисең бит, рәхимсез илбасарлар кулы белән бәһәләп бетергесез байлыгыбыз, милли кулъязмаларыбыз, язма әдәбиятыбыз, шулар белән үзебезнең тарихыбыз юкка чыгарылган.

Башкалабыз исеме Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Ш.Мәрҗани, М.Җәлил, С.Сәйдәшев, Б.Урманче, Л.Толстой, Ф.Шаляпин, М.Горький, Н.Лобачевский, А.Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр.

Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган. Аның уртасында - Сөембикә манарасы. Ул - безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты.

Реклама

1552 нче ел, 2 нче октябрь... Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Бу ел исәбенә карашлар тукталган саен, күз алдына йөрәкләргә төзәлмәс яра салып, Казанның соңгы көннәре килеп баса.

1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Конституциябез кабул ителде, 1994 нче елның 15 нче февралендә Шартнамәгә кул куелды.

Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка ия. Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте.

Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы - Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире - татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр.

Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу - Сабан туе бәйрәме. Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына «Сабан туе - хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйрәм тагын да җанлана, тагын да ямьләнә төшә.

Милли көрәштән башка Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыйм. Ак күбеккә баткан юргаларның мәйдан уртасында баш чөеп биешеп йөрүләре күпме күңел күтәренкелеге бирә!

Әйе, Сабан туе - шатлык туе. Күктә янып торган кояш та ул көнне яктырак, матуррак карый кебек. Бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен җирдә шатлык, бәхет хөкем сөрә. Менә шуңа күрә Сабан туе минем өчен аеруча якын.

Халкыбызның тагын бер зур байлыгы - ул аның мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзергесе көндә иң изге бурыч - үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау.

Борынгы бабаларыбыз - болгарлар, кыпчаклар үз илләрен "Гөлстан" дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: