Посинформ

“Тормышта иң олы бәхет – ул һәрвакыт алга барырга омтылу!”

Француз халкының күренекле язучысы Эмиль Золя әйткән бу сүзләр Наилә ханым Сәрвәрова өчен тормышка төп караш булып әверелә. Балачактан ук башта кечкенә бала, аннан соң инде яшь кыз чын күңеленнән инанган иде: Укытучы һөнәре - дөньяда иң ихтирамлы һәм кирәкле! Наилә кечкенәдән әнисенең мәктәпкә балаларны язарга һәм укырга гына өйрәтергә...

Француз халкының күренекле язучысы Эмиль Золя әйткән бу сүзләр Наилә ханым Сәрвәрова өчен тормышка төп караш булып әверелә. Балачактан ук башта кечкенә бала, аннан соң инде яшь кыз чын күңеленнән инанган иде: Укытучы һөнәре - дөньяда иң ихтирамлы һәм кирәкле!

Наилә кечкенәдән әнисенең мәктәпкә балаларны язарга һәм укырга гына өйрәтергә түгел, ә бәлки аларны чын көчле шәхес булдырырга ярдәм иткәненә ышанып үсә. Шуңа күрә Наилә Рифкать кызының мәктәпкә килүе дә очраклы түгел. Ул кечкенәдән үк үзенең язмышы педагогика белән бәйле булачагын аңлап һәм шул максатка ирешергә омтылып яшәгән бәхетлеләр исемлегендә санала. Шулай итеп, 1983 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының рус һәм татар теле бүлегендә яңа студент барлыкка килә. Белгәнебезчә, студент еллары кеше гомерендә онытылмас эз кадыра. Ләкин ул еллар тиз үтеп китә, ә алда - балалар күңеленә озын һәм кызыклы юл! Беренче укытучы эшенең тәҗрибәсен ул үзенең туган Азнакай районында ала. Ә аннан соң гаилә кору, Кама Аланына күчү, кызының дөньяга килүе һәм яңадан "көрәшкә"! Башта туган як тарихын, соңыннан татар телен укыта һәм һәркөнне үзенең дөрес юл сайлаганына ышана гына бара Наилә ханым. "Татар теле - иң борынгы һәм чиста зирәклелек чишмәсе. Ул гаҗәеп бай һәм моңлы, йомшак һәм аһәңле, күңелләргә үтеп керә торган тел. Үземнең туган телем аша мин балаларны дөнья танырга өйрәтәм!"- шундый сүзләр белән Наилә Рифкать кызы үзенең туган теленә олы мәхәббәтен белдерә. Кызыклы һәм зур, шул ук вакытта авыр хезмәт белен күзгә-күз очрашкач, яшь педагог бер хакыйкатьне ныклап аңлый: укытучы хезмәтенең авырлыгы фәнне өйрәтүдә генә түгел, ә балаларның һәрберсенең күңеленә юл табуда, аларның сәләтләрен ачарга барлык уңайлыклар булдыруда.

Реклама

Лев Толстой кайчандыр болай ди: "Әгәрдә укытучы үзенең эшен ярата икән, ул яхшы укытучы. Әгәр укытучы укучыларын әти-әни кебек ярата икән, ул барлык китаплар укып чыккан, ләкин балаларны, фәнен яратмаучы укытучыдан яхшырак булачак. Әгәрдә ул балаларны да һәм үзенең фәнен дә ярата икән, ул - чын укытучы." "Ләкин чын укытучы булу беркөнлек эш түгел. Андый исемне аклар өчен син үз эшеңне бик яхшы белергә тиеш. Ә минем педагогик юлымда төрле хәлләр булды: уземнең һәм балаларның уңышларыннан башлар әйләнгән чаклар, шул ук вакытта күңел төшеп киткән көннәр дә булды. Йолдызларга юл бик күп авырлыклар аша, - дип уйлый Наилә ханым. - Хәзер инде мин горурлык белән әйтә алам: мин үз эшемне яратам һәм төптән беләм! Ләкин миңа һаман да уземнең дәресләремә әзерләнүе кызыклы һәм мин яңадан-аңа технологияләр кулланырга тырышам".

Үзенең квалификациясен ул һәрвакыт күтәрү һәм раслау өстендә эшли. Биш ел Түбән Кама укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булу һәм биш ел Рузалия Нигматуллина белән УИМК буенча эксперименталь эшләр башкару үзенең нәтиҗәләрен бирә. Укучылар биремнәрне төгәл үтәү, имтиханнарны уңышлы тапшыру белән беррәттән, дөрес сөйләм күнекмәләрен дә үзләштерәләр. "Рус телле аудитория белән эшләве икеләтә кызыклы. Чөнки син балаларны чит телгә өйрәтү белән, ә алар өчен татар теле чит тел урынына кабул ителә, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре белән дә таныштырасың. Гомумән, кешеләр укытучы ролен төрлечә аңлыйлар. Кемдер сине аерым фән укытучысы итеп кенә кабул итә, кемдер укытучы әти-әниләрне алыштырырга тиеш диеп уйлый, ә кайсылары аның баласының колы итеп хис итә. Хәзерге вакытта, гомумән, укытучы хезмәтенә караш бераз үзгәрде. Кызганычка каршы, заман үзенең басымын ясый һәм дөнья бик үк без теләгәнчә генә бармый, ләкин без куркып калырга тиеш түгел, алга, яхшылыкка омтылырга тиешбез. Мин укытучының төп роле итеп балаларны ныклы шәхес буларак тәрбияләү дип саныйм. Дәресләремдә мин укучыларым белән бер дулкында булырга тырышам, чөнки минем һәрбер ялгышлыгым аларның әле ныгып бетмәгән күңелләрендә тирән эз калдырырга мөмкин. Һәм укытучы буларак мин һәрвакыт үсәргә тырышам, мин бит балаларга үрнәк булырга тиеш. Чын күңелемнән А.Лиговның сүзләре белән килешәм: "Укучылар иң беренче укытучының хаталарын истә калдыралар!"

Һәрбер укытучының хыялы - балаларның уңышка ирешүе. Наилә Рифкать кызы Сәрвәрова да шундый укытучылар рәтендә тора. Укучыларның күбесе, хәзер алар кемдер аспирантлар, докторлар, белгечләр, гомумән, яхшы кешеләр, үзләренең остазларын онытмыйлар. Мәгариф министрлыгы, Түбән Кама шәһәре һәм районы җитәкчесе, РУО мактау кәгазьләре - берсүзсез, болар барысы да зур казанышлар, ләкин Наилә ханым өчен иң зур бүләк, әлбәттә, балаларның рәхмәтле күзләре. Чөнки балаларның чиста күңелләре Наилә ханым кебек чын укытучылар кулында һәм, һичшиксез, укытучы бу дөньяда иң авыр хезмәт башкара: ул шәхес тәрбияли!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: