Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Кама утлары

Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган укытучы турында . Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр. Ул укучыларны яратырга, алар белән уртак тел таба белергә, ярдәмчел һәм аңлаучан булырга тиеш.Болардан тыш укытучы бала күңеленә...

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган укытучы турында . Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр.

Ул укучыларны яратырга, алар белән уртак тел таба белергә, ярдәмчел һәм аңлаучан булырга тиеш.Болардан тыш укытучы бала күңеленә үтү юлларын да сайлый алырга һәм тирән белем биреп олы тормышка әзерләргә омтылырга тиеш. Укытучы булу өчен уку гына җитми минемчә, аның өчен ниндидер бер сәләт булу кирәк.

Нинди генә хезмәт иясе үтми укытучы кул астыннан. Шулай булгач, укытучы һәр һөнәрнең асылы дияргә тулы хакыбыз бар. Һәр кеше үзенең гомерендә ирешкәннәре өчен остазларына бурычлы һәм рәхмәтле.

Бүгенге язмам Ширәмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология, химия фәннәрен укытучы Бәдретдинова Наилә Гашигулла кызы турында.

"Агач - җимеше белән, кеше - эше белән билгеле" дип, юкка гына әйтмиләрдер. Наилә Гашигулла кызы Кама Тамагы районы Иске Казый авылында дөньяга килә, шул авыл мәктәбенә укырга керә. Кечкенәдән зирәк, өлгер, сәләтле бала булып үсә ул. Һәрвакыт белемгә омтыла. Бигрәк тә яраткан фәннәре химия һәм биология фәннәре була.

Урта мәктәпне тәмамлагач, 1978 нче елда Казан дәүләт педагогия институтына география факультетының химия-биология бүлегенә укырга керә. Педагогик эшчәнлеген 1983 нче елда Түбән Кама районы Ширәмәт урта мәктәбендә башлап җибәрә. Туры сүзле, үз һөнәрен яратучы белгечне коллектив та үз итә. Наилә Гашигулла кызы коллегалары арасында хөрмәт, ә укучылары арасында ихтирамны тиз арада яулап ала алган. Ә инде аның уңышларын, әлбәттә мәктәп күләмендә генә күреп калмыйлар, эшендәге тырышлыгы өчен 2012 елда Татарстан Республикасы белем һәм фән Министрлыгы мактау грамотасы белән, шулай ук Татарстан Республикасы белем һәм фән Министрлыгы экология- биология үзәге диплом белән, 2014 елда Республикакүләм экологик фестиваль дипломы белән бүләкләгән Наилә ханым. Татарстан Республикасы белем һәм фән Министрлыгы рәхмәт хатлары да бер генә түгел. Укыткан укучылары арасында район, республика бәйгеләрендә, олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре дә бар.Укучылары белән төрле фәнни- практик конференцияләрдә катнашып, алар да диплом, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәләр.

Укытучы гына түгел, Наилә Гашигулла кызы, ул әле сигезенче сыйныф укучыларының яраткан сыйныф җитәкчесе дә, шул ук вакытта ул аларның дуслары да, киңәшчеләре дә. Чөнки ул искиткеч гади, ихлас, аралашыр өчен ачык кеше. "Аның белән без теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшә, борчыган сорауларыбызга җавап таба алабыз, ул һәрвакыт яхшы киңәшләрен бирә", - диләр аның турында яраткан укучылары.

"Укытучы сезнең күзлектән кем соң ул? Ул нинди булырга тиеш?" дигән соравыма Наилә Гашигулла кызы: "Хезмәтем минем - мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул - бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм", - дип җавап бирде.

Чыннан да, үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан һәр укытучы үзен бәхетле кеше дип саный ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев