Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Кама утлары

РӘХӘТ ТӘ, КУРКЫНЫЧ ТА СУ БУЕНДА

Җәйге челләдә иң шәп ял итү урынын барыбыз да беләбез - су буе. Су коенырга, комда кызынырга, катамараннарда, көймәләрдә йөзәргә кем генә яратмый! Тик, ни кызганыч, су буенда күңел ачу кайвакыт фаҗигагә дә китерә ала. Кама Аланы 163 нче Янгын сагы часте начальнигы Сергей Заикин биргән саннар шул хакта сөйли....

Җәйге челләдә иң шәп ял итү урынын барыбыз да беләбез - су буе. Су коенырга, комда кызынырга, катамараннарда, көймәләрдә йөзәргә кем генә яратмый! Тик, ни кызганыч, су буенда күңел ачу кайвакыт фаҗигагә дә китерә ала. Кама Аланы 163 нче Янгын сагы часте начальнигы Сергей Заикин биргән саннар шул хакта сөйли. Мәсәлән, узган 2012 елда районыбызда 10 кеше батып үлгән булган, ә 2013 ел башыннан 3 балыкчының су корбаны булуы билгеле.

Су коенганда килеп чыккан барлык бәхетсезлекләр су буенда һәм аның эчендә гап-гади үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү аркасында барлыкка килә.
- Йөзәргә рөхсәт ителгән, үзеңә яхшы таныш булган сулыкларда гына ял итәргә тырышырга кирәк. Бу, аеруча, яшьләргә кагыла, чөнки алар, елга төбен белмәгән килеш, каланчалардан сикерергә яраталар. Ә андый каланчалар астында, гадәттә, төрле тимер-томыр ята. Су транспортына якын килмәү дә хәерле, чөнки баржаларның винтларын, көймәләрнең моторын туктату секундлык эш түгел. Аннан соң, иң зур үтенеч - әти-әниләр балаларын ялгызын гына кабартылган матрасларда, түгәрәкләрдә су коенырга җибәрмәсеннәр иде, чөнки аларны җил, су агымы белән ярдан еракка алып китәргә мөмкин, - ди 163 нче Янгын сүндерү часте начальнигы Сергей Заикин.
Кызганычка каршы, безнең илдә су буенда спиртлы эчемлекләрсез ял итү сирәк күренеш. Исерек "батырлар"ның суда батып үлүләре турындагы мәгълүматларны да ел саен күзәтәбез. Ә бит андый очракларга юлыкмас өчен, бары тик исерек килеш коенырга ярамавын баш миенә сеңдереп куярга кирәк. Шулай ук арыган, бик нык тирләгән, кызышкан килеш, яисә авырып торган вакытларда да су коену киңәш ителми.
- Еш кына үлемнәрдә су, һава торышы да га-епле булырга мөмкин. Әгәр дә сез көчле су агымына эләккәнсез икән, бер үк аңа каршы йөзмәгез. Киресенчә, су агымы белән бергә барып, ярга табарак юнәлегез. Ә инде су чоңгылына юлыксагыз, күбрәк һава алып, суга чумыгыз да, кисәк кенә аннан икенче якка борылырга тырышыгыз", -дип киңәш итә Сергей Владимирович.
Шуны да истә тотырга кирәк: су 17-19 гра-дуска кадәр җылынса, ә һава торышы аяз, җилсез булып, 25 градусны тәшкил итсә генә коенырга рөхсәт бар. Кояш сугу куркынычы янамасын өчен, суда я иртә белән, я кичкырын йөзү киңәш ителә. Һәм иң мөһиме - суга керер алдыннан үзегезнең хисләрегез белән идарә итәргә өйрәнегез, бервакытта да ПАНИКАга бирелмәгез! Ә инде иң куркыныч очракта "112" кыска телефон номерын исегезгә төшерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев