Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Кама утлары

Татар халкының олуг шагыйре истәлегенә

«Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия өчен яши, диләр. Х.Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем. Чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган...

«Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия өчен яши, диләр. Х.Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем. Чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим.» 1970 ел. Әдип Гомәр Бәширов.

Х.Туфан лирикасының чишмә башы - Аксубай районы Кармәт авылында. Самими, эчкерсез һәм бай фантазияле халык иҗаты аның беренче поэтик дәреслеге дә, беренче иҗат мәктәбе дә булган. Әнисе язу яза белмәсә дә, шигъри җанлы кеше була. Шагыйрь аның турында болай дип искә ала: «Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йодызлар да, җилләр дә сөйләшә икән дигән "иман" тудырды». Фәхрулла агай үзенең балаларын һөнәргә өйрәтүгә аеруча игътибар биргән. Шуңа күрә дә ул төпчек улы Хисбулланы да бик яшьли үзе белән бергә барлык эшләргә алып йөри - һөнәргә өйрәтә башлый. Авыл малае, билгеле, җир эшләренә дә иртә катнашып китә: печәнен чаба, урагын ура, терлекләрен карый. Шундый тулы тормыш белән яшәгән сабый чак, туган як табигате булачак шагыйрь күңелендә якты истәлек булып мәңгелеккә уелып кала.

1937 ел. Илебез, халкыбыз тарихында "каһәрләнгән ел". Бу ел Хәсән Туфанны да читләтеп узмый. Аны Язучылар Союзыннан чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Бик күп якын дуслары: Кави Нәҗми, Фәтхи Бурнаш, Фатих Кәрим һәм башкалар кулга алына. Ул да көн саен, аннан да бигрәк төн саен алып китүләрен көтә. Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар. Ул башта үлемгә, аннан гомерлек сөргенгә хөкем ителә.

Шәхес культы - башка шәхесләрнең бәхетсезлеге хисабына гына яши ала. Дөресрәге, башкаларда шәхес, характер, талант булуны ул күтәрә алмый. Хәсән Туфан шәхес культының бөтен дәһшәтен үз иңендә татыган кеше. Нахакка ягылган гаеп аны 16 елга җиреннән, туган теленнән аера. Шундый кыен чакларда да гаепсезлегенә, намусына ышанычын югалтмаган якыннары булуы шагыйрьгә нык-лык өстәгәндер. Аларның иң якыны, Туфанның тормыш иптәше - артистка Луиза Салигаскарова. Туфанны кулга алганда аның 4 яшьлек кызчыгы һәм 4 айлык нәни улы кала. Алар мәхәббәте ачы фаҗига белән тәмамлана: күрешү таңы атып килгәндә 1955 елда Луиза Салигаскарова вафат була. Ә 1956 елның 19 мартында, СССРның Генераль прокуроры карары белән, Туфан тулы реабилитация ала, аның бер гаебе дә булмавы, ялгыш утыртылганы таныла...

"Миңа 1956 елның җәендә Казанда аны каршылаучылар төркемендә булу шатлыгы эләкте - дип яза үзенең Туфан турындагы истәлекләрендә башкорт язучысы Мостай Кәрим. - Халык күп түгел иде. Сибгат Хәким, Габдрахман Минский, Гали Хуҗи, Баян Гыйззәт, Мостафа Ногъманның барлыгын хәтерлим. Вагоннан нәкъ үзебез көткән Хәсән Туфан сикереп төште. Без аның "тегендәге" хәл-әхвәлләрен сорашып, аңа кызгану, юату тойгыларын белдерә башлагач, ул кырт кисте: "Монысын куе-гыз әле, егетләр, әйдәгез үзебезнең әниебез - Әдәбият, һәрберебезнең сөйгән ярыбыз - Шигърият турында сөйләшик". Авыр сәгатьләрдә, кыен елларда күңел төшенкелеген өметсезлектән менә нәрсә коткарып калаган икән аны: әниебез - Әдәбият, сөйгән ярыбыз - Шигърият.

Хәсән Туфанның 9 декабрьдә 115 еллык юбилее уңаеннан, гомуми белем бирү мәктәпләрендә, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, китапханәләрдә "Туфан истәлек-ләре" исемле искә алу чаралары, "Шигърият дөньясында" дип аталган әдәби уку кичәләре, шигырь бәйгеләре уздырылды. Халкыбызның олы әдибе Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты туган җиренә, халкына бирелгәнлек үрнәге булып тора. Аның шигырьләре чын мәгънәсендә халыкка рухи азык, илһам чишмәсенә әверелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев