Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Кама утлары

Яз турында шигырьлэр

Агачлар әлегә шәрә Агачлар әлегә шәрә, Утыралар боегып. Салкынча җилләр искәндә, Ак шәлләрен ябынып. Кар ята тирә якларда, Тиздән язлары җитәр. Кояш нурларын сибүгә, Гөрләвекләр дә китәр. Кошлар кайтыр җылы яктан, Сагынып туган ягын. Өй кыекларына кунып, Сузып сайрарлар тагын. * * * Кышны озату Урамда бүген күңелле, Кышны озата...

Агачлар әлегә шәрә

Агачлар әлегә шәрә,

Утыралар боегып.

Салкынча җилләр искәндә,

Ак шәлләрен ябынып.

Кар ята тирә якларда,

Тиздән язлары җитәр.

Кояш нурларын сибүгә,

Гөрләвекләр дә китәр.

Кошлар кайтыр җылы яктан,

Сагынып туган ягын.

Өй кыекларына кунып,

Сузып сайрарлар тагын.

* * *

Кышны озату

Урамда бүген күңелле,

Кышны озата халык.

Бииләр,җырлар яңгырый,

Күңелләрдә зур шатлык.

Тауның өске өлешендә,

Карачкы моңсулана.

Янәшәсендә балалар

Чын күңелдән куана.

Як-якта ярминкә гөрли,

Кайсына нәрсә кирәк.

Буш кул белән китүчеләр

Юк диярлек, бик сирәк.

Борынгыдан килгән гадәт,

К Кышны зурлап озату.

Шулай Кама Аланында

Яши халык бик тату.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев