Яз турында шигырьлэр
Агачлар әлегә шәрә
Агачлар әлегә шәрә,
Утыралар боегып.
Салкынча җилләр искәндә,
Ак шәлләрен ябынып.
Кар ята тирә якларда,
Тиздән язлары җитәр.
Кояш нурларын сибүгә,
Гөрләвекләр дә китәр.
Кошлар кайтыр җылы яктан,
Сагынып туган ягын.
Өй кыекларына кунып,
Сузып сайрарлар тагын.
* * *
Кышны озату
Урамда бүген күңелле,
Кышны озата...