Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Конкурсы

КОНКУРС

Хөрмәтле укучыларыбыз! "Посинформ" мәгълүмат үзәге табигать яңарып килгән бер мәлендә ямьле яз айларына багышланган шигырь конкурсын дәвам итә. Шигъри тәлгәшләрегезне көтеп калабыз. Җиңүчене бүләк көтә. Синсез килә язлар Кемгәдер яз шатлык алып килә, Мәхәббәт һәм сөю бәйләме, Салкыннарда арган дөнья өчен - Кояш нуры, күңел бәйрәме. Сагыну белән мөлдерәмә тула...

Хөрмәтле укучыларыбыз! "Посинформ" мәгълүмат үзәге табигать яңарып килгән бер мәлендә ямьле яз айларына багышланган шигырь конкурсын дәвам итә. Шигъри тәлгәшләрегезне көтеп калабыз. Җиңүчене бүләк көтә.

Синсез килә язлар

Кемгәдер яз шатлык алып килә,

Мәхәббәт һәм сөю бәйләме,

Салкыннарда арган дөнья өчен -

Кояш нуры, күңел бәйрәме.

Сагыну белән мөлдерәмә тула

Яздан җылы көткән күңелләр.

Әллә нинди хатирәләр калка

Хәтер сандыгының төбеннән.

Очрашулар көтә тиле йөрәк,

Белсәм дә мин мөмкин түгелен.

Синсез генә килә һаман язлар,

Синсез генә үтә бүгенем.

Бар дөньяны алам кочагыма,

Яз исеннән башым әйләнә.

Сабыр гына салып хәтеремә,

Алып китәм сине җәйләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X