Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Кама утлары

ХАЛЫККА ЯКЫН ҺӨНӘР ИЯЛӘРЕ

Сабый чакта кайсы гына малай милиционер (хәзер инде полицейский) булырга хыялланмый икән! Үсеп бу хезмәтнең никадәр авыр һәм җаваплы булуын аңлый башлагач, ул талпынулар сүлпәнәя, анысы. Яшерен-батырын түгел, эшли-эшли бу һөнәр ияләре хатыннарының, әниләренең, балаларының көтеп алган иң кадерле кешесенә әверелә, чөнки тәүлек буена алар җәмәгатьчлек тәртибе сагында. Һәм участковыйларга...

Сабый чакта кайсы гына малай милиционер (хәзер инде полицейский) булырга хыялланмый икән! Үсеп бу хезмәтнең никадәр авыр һәм җаваплы булуын аңлый башлагач, ул талпынулар сүлпәнәя, анысы. Яшерен-батырын түгел, эшли-эшли бу һөнәр ияләре хатыннарының, әниләренең, балаларының көтеп алган иң кадерле кешесенә әверелә, чөнки тәүлек буена алар җәмәгатьчлек тәртибе сагында. Һәм участковыйларга булган ихтыяҗ һәрвакыт үзен сиздертеп тора, Кама Аланы полиция участок уполномоченныйлары һәм яшүсмерләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Шакиров белән булган әңгәмәдә дә ул ачык чагыла.

Ун авыл җирлегендә һәм Кама Аланында яшәүче, барлыгы 30 меңгә якын халыкның иминлеген бүген 16 участковый саклый. Әйтеп үтәргә кирәк, бүлектә үз эшенә намус белән караган, участогындагы тәртип булсын өчен зур тырышлык куйган хезмәт ияләре эшли. Хәзерге вакытта участок полициясе җилкәсенә никадәр күп бурыч-йөкләмә салынган, эчке эшләр органнарының башка хезмәтләрендә шуның кадәр бурыч салынган башка берсе дә юктыр. Аларны юкка гына "универсаль полицейскийлар" дип атамыйлар: күршеләр арасындагы һәм гаиләдәге бәхәсләр, исерек килеш сугышулар һәм талашулар, иректән азат ителгәннәрне контрольдә тоту, административ хокук бозулар һәм гражданнарның төрле сәбәпләр буенча мөрәҗәгатьләре - боларның барысы да участковыйларның компетентлык зонасында.

Хокук сакчыларының һәрдаим профилактик чаралар үткәреп, кисәтүләр ясап торуына да карамастан, хокук бозулардан, җинаятьләрдән качып булмый. Мәсәлән, шушы ун ай эчендә бүлек хезмәт күрсәтә торган территориядә 2358 хокук бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчкән килеш йөргән һәм кулланган өчен 578 административ протокол төзелгән. Яшүсмерләрне спиртлы эчемлекләр эчүгә җәлеп итүнең 11 факты ачыкланган. Вак урлауларның 47 очрагы теркәлгән. Аеруча, мондый хәл "Магнит" кебек зур сәүдә үзәкләрендә күзәтелә. Шулай ук авыл җирләрендә бөртекле культуралар урлау очраклары киң таралган. "Мәк" операциясе кысаларында табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр куллануның 18 факты ачыкланган. Әйтергә кирәк, бүлектә шундый матдәләр кулланучы 18-35 яшьлек 60 кеше исәптә тора, Агымдагы елда теркәлүсез Россия Федерациясендә яшәүче чит ил гражданнарын ачыклау максатында йортлар буенча рейдлар үткәрүгә аеруча зур игътибар бирелгән. Шундый хокук бозуның 52 очрагы теркәлгән.

Игътибар итәргә кирәк, Россия гражданы да хокук бозучы булып исәпләнә ала, әгәр дә ул даими яшәү урыныннан башка шәһәргә китеп, 90 көннән артык теркәлүсез яшәсә. Закон буенча гражданин кая гына китеп эшләсә дә, вакытлыча теркәлү узарга тиеш. Чит ил гражданнарына яшәр өчен торак биргән өчен дә җавап бирергә туры килә. Агымдагы елда шул рейдлар нәтиҗәсендә барлыгы 228 закон бозу факты ачыкланган. Яшүсмерләрнең кичке сәгать уннан соң урамда үзләре генә йөрүләре исә ата-аналар өчен штрафлар белән тәмамлана. Ун айда исә 33 очрак теркәлгән. Ә инде җинаятьләргә тукталсак, участковыйлар тарафыннан 75 җинаять ачыкланган.

Участковыйлар халык арасында алдау юлы белән ышанычка кереп, кеше мөлкәтен урлауларга каршы сөйләшүләр алып баруга зур игътибар бирә. Үзләрен пенсия фонды, социаль, хокук сагы хезмәткәрләре дип таныштырып, йортларга үтеп кереп, я булмаса сезнең улыгыз яки кызыгыз юл фаҗигасенә юлыкты дип шалтыратып, өлкән кешеләрнең гомере буена үлемтеккә дип җыйган акчаларын кулларына төшерү очракларыннан сак булырга чакыралар. Сүз дә юк, кайда нинди күңелсезлек көтүен беребез дә алдан белми, әмма сакчыллык, уяулык һәр кешедә булырга тиеш. Бәхеткә каршы поселокта андый очракларның теркәлгәне юк. Билгеле, участок полицияләренең халык арасында профилактик чараларын һәрдаим уздыруы, халык белән тыгыз элемтәдә булуы бәрабәренә бу шулай. Ә хәзергесе көндә алар "Условник" операциясе кысаларында хөкем ителү урыннарыннан кайткан, шартлы хөкем ителүчеләрнең теркәлү урыннары буенча яшәүләрен тикшереп, нинди тормыш алып баруларын ачыклыйлар. Моның белән бергә, армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрне барлау белән дә шөгыльләнәләр.

Һәрдаим эштә булганлыктан, бу һөнәр ияләрен бергә җыю да мөмкин түгел. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында халыкка ярдәмгә ашыгучы участок уполномоченныйлары 17 ноябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәмегез белән котлап, авыр хезмәтегезне намуслы үтәп, халык иминлеген саклаганыгыз өчен зур рәхмәтебезне әйтеп, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев