Посинформ

Нижнекамский район

18+
2024 - год Семьи
Общество

Сегодня в 10.00 - Сабантуй в Камских Полянах!

Менә-менә иртәгә Сабантуйе. Бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары хөкем итә. Сабантуе ул Идел буенда яшәгән борынгы халкыбызның төп кәсебе булган игенчелекнең үз бәйрәме. Ул язгы кыр эшләрен башлау бәйрәме булган. Хәзер исә Сабантуе язгы кыр эшләре төгәлләү бәйрәме. Ул бәйрәмгә нефтьче дә, химик та,...

Менә-менә иртәгә Сабантуйе.

Бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары хөкем итә.

Сабантуе ул Идел буенда яшәгән борынгы халкыбызның төп кәсебе булган игенчелекнең үз бәйрәме. Ул язгы кыр эшләрен башлау бәйрәме булган.

Хәзер исә Сабантуе язгы кыр эшләре төгәлләү бәйрәме. Ул бәйрәмгә нефтьче дә, химик та, машина төзүчесе дә, галим дә, сәнгать кешеләре дә катнаша.

Сабантуй атнасы күңелләрне җилкендерә.

Сабантуе - ул дуслык бәйрәме, саф күңелләр бәйрәме.

Бүген дә Сабантуеның борынгы традицияләре яши. Моннан 500, 700 ел элек ничек капчык сугышканнар - әле дә шулай. Борынгы заманда ук ничек кашыкка йомырка куеп, кашык кабып йөгерешсәләр - әле дә шулай.

Сабантуе йоласы, аның җырлары гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. Ул йолалар халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган. Әнә шуңа күрә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

Сабантуй - дуслык бәйрәме, саф күңелләр бәйрәме. Чөнки саф әхлаклылык - хезмәт кешенең төп сыйфаты.

Татардан: "Иң яраткан бәйрәмең кайсы?" - дип сорасаң - җавап бер булыр: "Сабантуе!".

Урыстан яки башка милләт кешесеннән: "Татар халкының нинди бәйрәмен беләсез?" - дип сорасагыз, җавап бер булыр: "Сабантуе!"

Шагыйрь Ринат Харис сүзләре белән әйтсәк: "Сабантуйларның саны юк, юк Сабантуйның яше!

Сабантуе - якты бәйрәм,

Борынгыдан яшәп килгән

Олы бәйрәм!

Бәйрәмегез котлы булсын!

Табыннарыбыз мул булсын!

Күңелләр шатлык белән тулсын!

Сабантуйлар гөрләп торсын!

Бәйрәм мөбәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал, а также читайте нас ВконтактеОдноклассниках и «Дзен»
 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев