Посинформ

Суның тәме Рамазан аенда беленә

Кояш баткач та, кичке намазга чакырып, мәчетебездә азан яңгырый. Димәк, авыз ачарга вакыт җиткән. Дин тотучылар намазга баса. Алар сафында яшь балалар булуы күзгә ташланып тора. Бүген бу нәниләр бабалары артыннан хәрәкәтне кабатласа, тиздән догаларны өйрәнеп, үзләре намаз тәртибен белеп укыр дигән ышаныч бар. Аларның күбесе гаиләдә әби-бабалары, әти-әниләре белән...

Кояш баткач та, кичке намазга чакырып, мәчетебездә азан яңгырый. Димәк, авыз ачарга вакыт җиткән. Дин тотучылар намазга баса. Алар сафында яшь балалар булуы күзгә ташланып тора. Бүген бу нәниләр бабалары артыннан хәрәкәтне кабатласа, тиздән догаларны өйрәнеп, үзләре намаз тәртибен белеп укыр дигән ышаныч бар. Аларның күбесе гаиләдә әби-бабалары, әти-әниләре белән таңда торып сәхәр ашаган. Эссе көндә унтугыз сәгать ашамаган булсалар да, башта өлкәннәр алар белән намаз укыды. Аннан соң бабалары-әтиләре ашханәгә кереп беткәч, малайлар да ифтар залына атладылар.

Рамазан - гаиләне берләштерүче ай. Бергәләшеп сәхәр ашарга тору, кичләрен гаилә белән бергә җыелып ифтар үткәрү кебек бәхетле мизгелләр бер-береңә хөрмәт, ихтирамны тагын да арттыра. «Рамазан» сүзе «яну» дигәнне аңлата. Ягъни бу айда ураза тотучының бар гөнаһы да «янып» бетә, тәмуг ишекләре ябыла, ә җәннәтнекеләр ачыла. Намаз уку, зәкят һәм хаҗ кылу, шул исәптән ураза тоту да мөэмин-мөселманнар өчен фарыз гамәлләрдән санала. Саваплары буенча да алар бер дәрәҗәдә диярлек. Әмма ураза тотуның өстенлекләре күбрәк. Чөнки һәр кешенең дә хаҗ кылу мөмкинлеге юк. Уразаны исә һәр кешенең дә тоту мөмкинлеге бар. Әгәр кеше зәгыйфь акыллы һәм каты авыру булмаса, әлбәттә.

Рамазан аенда ураза тоту - ул ашаудан тыелу гына түгел, ә җенси мөнәсәбәттән, гөнаһтан, гайбәт сөйләүдән, начар гамәлләрдән һәм хәтта начар уйлардан тыелып тору да. Кайберәүләр, бигрәк тә яшь кызлар, уразаны ябыгу максатыннан гына да тота. Янәсе, ашау-эчүдән тыелып торгач, авырлык кими. Өстәвенә, алар саваплы гамәл дә кылдым, дип фаразлый. Әмма ураза Аллаһка якынаю өчен тотылырга тиеш. Хак Тәгалә безне аңа табыну, аның барлыгын тану өчен яратты, ә ураза тоту - гыйбадәтнең бер төре ул. Әлбәттә, мондый са-ваплы гамәлнең әҗере дә юк түгел. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ураза Минем ризалыгым өчен тотылса, аның өчен әҗерне дә Үзем бирәм, чөнки кеше Минем ризалыгым өчен үзенең теләкләрен канәгатьләндерүдән ваз кичте!».

Ураза тотудан бала имезүче, авырлы хатыннар, мосафирлар һәм яудагылар азат ителә. Әмма тотарга да ярый. Әгәр юлчының ураза тотарга көче һәм теләге бар икән, аның тоткан уразасы барыбер кабул булачак. Сәламәтлеге аркасында ураза тота алмаганы һәр көнне берәр ач кешене ашатырга яисә үзе көненә ризыкка күпме акча түгә, шул акчаны мохтаҗларга тарату мөмкинлегенә ия, әмма бу мохтаҗлык кичермәгән очракта гына. Очын-очка ялгап яшәүче, даруына да көч-хәл акча җиткерүче пенсионер, яки инвалид, бу сүзләрне ишетеп, куркып, сәламәтлегенә зыян салып ураза тотарга керешә. Исламда башкаларга гына түгел, үзеңә дә зыян салу - гөнаһ. Тота алмаган уразасы өчен мохтаҗлык кичермәүче генә акча бирә. Бистәбез мәчетендә мохтаҗларны ашату мөмкинлеге бар. Аларны гына түгел, һәр теләгән мөселман кичке ифтарга килә ала. Биредә 110-120 кеше сыешлы. Бер ифтар, узган елдагыча, 8500 сумга төшә. Бу бәяләр камааланлыларны куркытмый, күрәсең, Рамазанның инде беренче атнасында ук һәр ифтар кичләре язылып беткән. Чират зур булганга, берничә гаилә бергә дә уздыра ашларны. Мондый зур сорау авыз ачуның соң вакытка туры килүе белән аңлатыла. Өйдә бу вакытта кунак кабул итү авырга туры килә, үзең дә уразада булсаң, икеләтә. Шуңа да мәчет иң җайлы һәм ышанычлы урыннарның берсе булып тора. Әбделхәким хәзрәт әйтүенчә, быелгы Рамазан аенда көннәр озын, төннәр кыска булса да, Ходай барыбер җиңеллек бирә: көннәр салкынча, кояш артык кыздырмый, күпләр әле җәйге ялда да. Ифтар ашларын үткәрүгә шундый чиратлар барлыкка килүе дә сөендерә, димәк, кешеләр хак дингә таба күпләп кайта башлаган. Мәчетебезнең эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр бирә, дигән сүз.

Шундый зур сынауны узган һәр мөселманга Хак Тәгалә әҗер-савапларын биреп, җәннәт ишекләрен ачса иде. Тоткан уразаларыбыз кабул булып, Аллаһның иркенә барып ирешсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: